Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада рейд барышында 37 йөртүчегә штраф билгеләнгән

Операция барышында 300дән артык шофер тикшерелгән.

Чәршәмбе, 29 мартта, Түбән Камада чираттагы мәртәбә машина йөртүчеләрне тикшерделәр. «Тоннель» оператив-профилактик чарасы бер үк вакытта шәһәрнең өч ноктасында узды.

Операция барышында 300дән артык шофер тикшерелгән, 37 кеше административ җаваплылыкка тартылды, дип хәбәр итә шәһәр дәүләт автоинспекциясе.

ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны балалар утыргычларысыз йөртү, кирәкле документлар булмау, билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итү өчен протоколлар төзегәннәр. Шулай ук бәйләмичә йөртүчеләргә һәм пассажирларга штраф салынган.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: язгы сезон башлану белән автомобильнең техник торышына игътибар итәргә, яктылык приборларының төзеклеген тикшерергә һәм куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга кирәк.

Фото: ТКМР буенча ЮХИДИсе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X