Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада «Рамус Молл» каршында пенсионер хатын-кызны бәрдергәннәр

Бу вакыйганың шартлары ачыклана.

Түбән Камада Тынычлык проспектында җәяүле катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә өлкән яшьтәге хатын-кыз зыян күрә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авария 27 майда, шимбә көнне, кичке сәгать уннар тирәсендә «Рамус Молл» сәүдә үзәге каршында килеп чыга. Беренчел мәгълүматлар буенча, Hyundai Creta автомобиленең 57 яшьлек йөртүчесе җәяүлеләр кичүе буенча барган пенсионер хатын-кызга юл бирмәгән һәм аны бәрдергән.

Бәрдерү нәтиҗәсендә 69 яшьлек пенсонерка ханымның баш мие селкенгән, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләре дә бар. Ул Түбән Кама үзәк хастаханәсенә китерелә. Бу вакыйганың шартлары ачыклана.

Фото: шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев