Түбән Камада полиция хезмәткәрләре питбайкта йөргән 14 яшьлек яшүсмерне тоткарлаган
14 яшьлек яшүсмерне Тынычлык — Корабельная урамнары чатында тоткарлаганнар.
Түбән Камада полиция хезмәткәрләре балигъ булмаган питбайк йөртүчесен идарәдән читләштергән.
14 яшьлек яшүсмерне Тынычлык — Корабельная урамнары чатында тоткарлаганнар. Җыелган материаллар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә карауга җибәрелде, дип хәбәр иттеләр шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.
Хокук саклаучылар тагын бер тапкыр искә төшерә: балигъ булмаганнарга автомобиль, мотоцикл һәм квадроцикл руле артына утыру катгый тыела. Ата-аналар балаларының тәртибе өчен җаваплы. Шулай ук ата-аналар тиешле белеме һәм хокукы булмаган балаларның транспорт чарасы белән идарә итүенә юл куймаска тиеш.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев