Түбән Камада өч көн буена машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр
Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җомга һәм ял көннәрендә, 10 һәм 11 февральдә Түбән Камада ЮХИДИ рейдлары узачак. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хезмәткәрләр исерек, иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүчеләрне, правасы булмаганнарны, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучы автомобильчеләрне ачыклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев