Түбән Камада мотоциклчылар катнашында юл һәлакәтләрен булдырмауга юнәлдерелгән рейдлар үткәрелә
Түбән Камага юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен яңа патруль мотоцикллар кайтты.
Түбән Кама районында мотоцикл, скутер һәм питбайклар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга юнәлдерелгән рейдлар башланды.
Шимбә көнне автоинспекторлар йөртү таныклыгы булмаган бер хокук бозучыны тоткарлаган, ә аның ике тәгәрмәчле транспорт чарасын махсуслаштырылган стоянкага урнаштырганнар.
Тагын бер мотоциклчы руль артында исерек хәлдә тотылган. Ачыкланганча аның йөртү таныклыгы да булмаган. Аңа 45 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яный. Аның мотоциклы шулай ук махсус стоянкага урнаштырылган.
Түбән Камага юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен яңа патруль мотоцикллар кайтты, дип игътибар итә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.
«Сез үз балагызга скутер, мопед, мотоцикл руле артына утырырга рөхсәт иткән саен, юл-транспорт һәлакәте вакытында баланың җитди җәрәхәт алырга яки тагын да аянычлар нәтиҗәләр булырга мөмкин булуын истә тотыгыз. Һәм бу бер генә нәрсәне аңлата: олылар кайдадыр карап бетермәгән, кайдадыр өйрәтмәгән яки бу хәлгә күзләрен йомган», — дип мөрәҗәгать иттеләр автоинспекторлар әти-әниләргә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев