Түбән Камада машиналар бәрелешкән, ике кеше зыян күргән
Һәлак булучылар юк.

Түбән Каманың Соболековская урамындагы юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән. Авария 15 февральдә иртәнге сәгать 9 тирәсендә була.
ДАИ бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, Чаллы ягыннан барган Volkswagen Polo машинасының 50 яшьлек йөртүчесе идарәне югалта һәм каршы як полосага чыга, анда ул 49 яшьлек ир-ат идарә иткән Volkswagen Tiguan машинасы белән бәрелешә.


«Поло» йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән үзәк хастаханәгә озатыла.

Икенче автомобильченең күкрәк читлеге имгәнә, хастаханәгә салу таләп ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев