Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада машина йөртүче җәяүлене бәрдерә һәм авария урыныннан качып китә

Вакыйга видеога эләккән.

Түбән Камада җәяүлене бәрдереп, авария урыныннан качып киткән шоферның шәхесен автоинспекторлар ачыклаган.

Шәһәрнең дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авария 30 октябрьдә Төзүчеләр проспектында булган.

Видеодан күренгәнчә, «Хендай» автомобиле йөртүчесе җәяүлеләр кичүе аша үтеп баручы 48 яшьлек хатын-кызга юл бирми, аны бәрдерә һәм туктап тормыйча, алга таба хәрәкәтен дәвам итә. 

Кулы сынган зыян күрүчене хастаханәгә китерәләр.

Эзләү барышында инспекторлар чит ил машинасы руле артында 65 яшьлек җирле кеше булуын ачыклаган. Ир-атка юл-транспорт һәлакәте урынын ташлап киткән өчен административ материал төзелгән. Аңа 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев