Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада машина артыннан йөгереп чыккан баланы машина бәрдергән — видео

Бала хастаханәдә.

Дүшәмбе, 10 апрельдә, кичке сәгать бишләр тирәсендә Түбән Каманың Табеев урамындагы 5 нче йорт каршында баланы машина бәрдерә. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, 30 яшьлек ир-ат идарә иткән «Форд Фокус» машинасы тәгәрмәчләре астына җиде яшьлек малай эләгә.

Бала юл читендә торган машиналар артыннан юлга йөгереп чыга. Малайны «Ашыгыч ярдәм» бригадасы балалар хастаханәсенә китерә. Табиблар баланың башы бәрелүен, аяклары бәрелүен диагностикалый. 

Хәзерге вакытта тикшерү бара, дип хәбәр иттеләр шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.

Фото: ТКМР буенча ЮХИДИ бүлеге

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев