Түбән Камада машина җәяүлене бәрдергән
Авариянең сәбәпләре ачыклана.
Сигезенче ноябрьдә 20:40 сәгатьтә Түбән Каманың Тынычлык проспектындагы 61А номерлы йорт каршында «Лада Гранта» машинасын йөртүче 36 яшьлек шофер җәяүлене бәрдерә.
Зыян күрүче — 59 яшьлек ир-ат, ул юлны көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе аша үткән.
Бәрдерү нәтиҗәсендә җәяүленең башы җәрәхәтләнә. Хастаханәдә түгел. Авариянең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ идарәсенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев