Түбән Камада «Кышкы каникуллар» профилактик операциясе башланды
Ул 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Түбән Камада 22 декабрьдән «Кышкы каникуллар» профилактик операциясе башланды. Уртак чаралар комплексы дәүләт автоинспекциясе һәм мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган һәм 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Операциянең максаты — балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, шулай ук аларның урамнарда һәм юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Акция кысаларында күп кенә чаралар планлаштырылган:
- ГАИ инспекторлары ел ахырына кадәр мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында куркынычсызлык дәресләре үткәрәчәк;
- Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар юл иминлеге мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышларында һәм педагогик конференцияләрдә катнашачак;
- яшь түбәнкамалылар өчен өстәмә белем бирү үзәкләрендә интерактив дәресләр оештырылачак;
- ММЧ белән берлектә «Засветись!» һәм «Бала — төп пассажир» кебек масштаблы рейд чаралары планлаштырылган.
Мәгариф учреждениеләре янындагы урам-юл челтәренең торышына, шулай ук балаларны автобуслар белән йөртүне тикшерүгә аерым игътибар биреләчәк.
Фото: t. me/GIBDDNIGNEKAMSK
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев