Түбән Камада «Кышкы каникуллар» операциясе узачак
Аның төп максаты — мәктәп каникуллары вакытында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен кисәтү.
Түбән Камада 2024 елның 23 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр «Кышкы каникуллар» оператив-профилактик чарасы узачак. Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, аның төп максаты — мәктәп каникуллары вакытында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен кисәтү.
Рейд чаралары барышында юл-патруль хезмәте экипажлары балалар күпләп йөри торган урыннарга һәм җәяүлеләр кичүләренә якынлашачак.
«Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны яңа ел бәйрәмнәре вакытында юлларда балаларның куркынычсызлыгына игътибарны көчәйтергә, үз үрнәкләре белән аларда юл хәрәкәте культурасын формалаштырырга чакыра», — дип яза дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев