Түбән Камада исерек хатын өйдәшен үтергән
Хәзер вакыйганың барлык шартлары ачыклана.
Түбән Камада 13 октябрьдән 14 октябрьгә каршы төндә Шинчылар проспектындагы 1 нче йортта исерек хатын өйдәшен үтергән.
Тикшерү версиясе буенча, кәеф-сафа корып утырганда 42 яшьлек хуҗабикә һәм аның өйдәше арасында конфликт килеп чыккан. Хатын-кыз ир-атның күкрәгенә пычак белән кадый. Соңрак ир вафат була.
Хәзер вакыйганың барлык шартлары ачыклана. Шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр итә ТР Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев