Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада иртәнге рейд вакытында 27 шоферга беркетмә төзелгән

Иртәнге рейд бүген үтте.

Түбән Камада 15 февраль иртәсендә ЮХИДИ «Тоннель» оператив-профилактик чара үткәрде.

Тикшерү Соболевская автомобиль юлында һәм Чистай урамында узды.

«Тоннель» аша барлыгы 350дән артык автомобиль узды, дип сөйләде ЮХИДИ пропаганда инспекторы Ландыш Фәрхетдинова.

27 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган.

Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, машина йөртү таныклыгы булмау кебек бозуларга аерым игътибар бирелгән, шулай ук ЮХИДИ инспекторлары балаларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешен, автомобильнең техник төзеклеген тикшергән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев