Түбән Камада җиңел машина җәяүлене бәрдергән
Автоинспекторлар юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклый.
Чәршәмбе, 11 декабрьдә, 6 сәгать 10 минут тирәсендә Түбән Каманың Вокзальная урамындагы 30 йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «ЛАДА Гранта» машинасының 38 яшьлек йөртүчесе җәяүлене бәрдерә. Зыян күрүче — 72 яшьлек ир-ат.
Җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән Түбән Кама хастаханәсенә озатыла. Автоинспекторлар юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклый.
Фото: Түбән Кама районы буенча ДАИ
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев