Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада җиңел автомобиль эстакадага килеп бәрелгән, пассажиры комада

Авария бүген иртән Соболеково автомобиль юлының беренче километрында булган.

Түбән Камада «Лада Приора» автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, эстакадага килеп бәрелгән, пассажиры комада. Бу хакта Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авария бүген иртән Соболеково автомобиль юлының беренче километрында булган. Зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада Приора» автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, кюветка төшеп киткән һәм эстакадага килеп бәрелгән.

Авария нәтиҗәсендә 26 яшьлек машина йөртүченең боты сынган һәм баш мие селкенгән. Аны Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсенә озатканнар.

Шофер янында утырган 35 яшьлек пассажирның башы җәрәхәтләнгән, ул комада.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев