Түбән Камада ике кешене үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Түбән Камада берьюлы ике кешене үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар, ул сак астына алынган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗига Чулман урамындагы 2 нче йортта булган. 20 гыйнвар иртәсендә полициянең дежур частенә җинаять турында хәбәр килә.
Чакыруга чыккан оперативниклар ике мәет тапкан: бер үтерелгән хатын — фатирда, икенчесе — тамбурда табыла. Икесендә дә кадалган-киселгән җәрәхәтләр булуы ачыклана.
Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе 2 өлешенең «А» пункты буенча («Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү») җинаять эше кузгаткан.
Оператив-эзләү чаралары комплексын үткәрү барышында полиция хезмәткәрләре «кайнар эзләр» буенча фаразланган үтерүчене тоткарлаган. Ул 52 яшьлек җирле кеше булып чыга. 2017 елда ир-ат РФ Җинаять кодексының 109 маддәсе буенча хөкем ителгәне булган («Саксызлык аркасында үлемгә китерү»).
Сорау алу барышында шикләнелүче гаебен таныган һәм килеп чыккан конфликттан соң хатын-кызларга пычак белән җәрәхәтләр ясавы турында сөйләгән.
НТР 24 чыганагы мәгълүматлары буенча, шикләнелүче үзенең 35 һәм 49 яшьлек корбаннары белән кафеда таныша. Танышу хатын-кызларның берсенең фатирында дәвам итә. Мәетләрне иртән хатынның әти-әнисе таба.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев