Түбән Камада ике җиңел машина бәрелешкән
Авария шартлары ачыклана.
26 февраль кичендә Түбән Каманың Актүбә урамында ике автомобиль бәрелешкән. Билгеле булганча, «Лада гранта» йөртүчесе «ВАЗ-21150» җиңел машинасына юл бирмәгән, нәтиҗәдә бәрелеш булган.
Юл-транспорт һәлакәтендә «Гранта» пассажиры зыян күргән, ул хастаханәгә медицина ярдәме сорап мөстәкыйль мөрәҗәгать иткән.
Авария шартлары ачыклана, дип хәбәр иттеләр шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев