Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ике баланы машина бәрдергән

Дүшәмбе, өченче апрельдә, Түбән Камада җәяүле балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булды.

Кичке сәгать алтыда Тынычлык проспектындагы 50 нче йорт ишегалдында дүртенче подъезд каршында «Хендай Гетц» машинасын йөртүче хатын-кыз биш яшьлек кызны бәрдерә, ул юл кырында торган машина артыннан юлга йөгереп чыга. Кызның тезе җәрәхәтләнә, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, аны өенә җибәрәләр.

Икенче очрак Табеев урамындагы 25 нче йорт янында була. FAW внедорожнигындагы ир-ат җәяүлеләр кичүе аша үткән тугыз яшьлек мәктәп укучысын бәрдерә.

Кызны травматология пунктына алып китәләр. Анда ярдәм күрсәтелгәннән соң, аны өенә җибәрәләр. Бу хакта НТР 24 телеканалына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев