Түбән Камада ике атна эчендә 148 җәяүле юл кагыйдәләрен бозган
Түбән Камада «Җәяүлеләр кичүе» операциясенә йомгак ясадылар.
Түбән Камада «Җәяүлеләр кичүе» операциясенә йомгак ясадылар. Шәһәр дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара 26 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр җәяүлеләр катнашында аварияләрне профилактикалау максатыннан уздырыла.
Бу вакыт эчендә юлны тиешсез урында яки светофорның тыю сигналына чыккан 148 җәяүле һәм җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән өчен 83 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев