Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ике ай эчендә каршы як полосага чыккан өчен 240 машина йөртүчегә штраф бирелгән

Мондый хокук бозу өчен биш мең сум күләмендә штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре искәртеп узганча, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң куркыныч бозуларның берсе булып санала.
Ике ай эчендә Түбән Кама муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 240тан артыгы ачыкланган, дип хәбәр итә район Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Мондый хокук бозу өчен биш мең сум күләмендә штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Ә кагыйдәне кабат бозган өчен праваны бер елга алырга мөмкиннәр.

Шуңа бәйле рәвештә инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев