Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ике ай эчендә 11 җәяүлене машина бәрдергән

Җәяүлеләрнең саксызлыгы аркасында биш авария булган.

Түбән Камада 2023 елның ике аенда җәяүлене бәрдерүнең 11 очрагы теркәлгән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 11 кеше имгәнгән. Җәяүлеләрнең саксызлыгы аркасында биш авария була. ЮХИДИдә әйтүләренчә, тәүлекнең караңгы вакытында булган аварияләрдә җәяүлеләр иң авыр җәрәхәтләр ала. 

Шуңа бәйле рәвештә, инспекторлар җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә катнашканда куркынычсызлык чараларын үтәүнең мөһимлеген искә төшерә. Шулай ук шуны да онытмаска кирәк: юлның бер өлешен билгеләнгән урында үтәргә, ә караңгыда яктылык кайтаручы элементлар кияргә кирәк.

«Телефоннарга карап, яки наушник киеп юлны чыгу шулай ук аварияле хәлләр һәм хәтта юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычы белән яный», — дип билгеләп үттеләр ЮХИДИндә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев