Түбән Камада «Язгы каникуллар» операциясе башланды
Инспекторлар машина йөртүчеләрне һәм ата-аналарны игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен, шулай ук балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәргә өнди.
17 марттан 30 мартка кадәр Түбән Кама юлларында балаларның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» операциясе үткәрелә.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, чара кысаларында укучылар һәм ата-аналар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре, бигрәк тә балаларны йөртү һәм яктылык кайтаргыч элементларыннан файдалану турында әңгәмәләр планлаштырылган. Шулай ук мәктәпләр һәм балалар күпләп җыела торган урыннар янында машина йөртүчеләрне тикшерү көчәйтеләчәк.
Юл патрульләре балалар булган урыннарда аңлату эшләре алып барачак. Моннан тыш, хәрәкәтнең яшь инспекторлары катнашында пропаганда чаралары узачак.
Инспекторлар машина йөртүчеләрне һәм ата-аналарны игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен, шулай ук балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәргә өнди.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев