Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада яшәүче хатын-кыз мошенникларга ышанган һәм ярты миллион сумнан артык акча югалткан.

Җинаять эше кузгатылган.

Зыян күрүче сөйләгәнчә, мессенджерда аңа билгесез кеше шалтырата, ул үзен «тикшерүче» дип таныштыра. «Тикшерүче» хәбәр иткәнчә, янәсе, хатын-кызның счетында Россия Федерациясендә тыелган оешманы финанслау максатыннан шикле операцияләр теркәлгән һәм шуңа бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылган.

Бу хәл белән бәйле «күңелсезлекләрне» булдырмас өчен, хатын-кызга бар булган акчасын «куркынычсыз» счетка күчерергә кирәк, дип өйрәтә. Акчасы булмаганлыктан, түбәнкамалы берничә кредит алырга мәҗбүр була. Аннары зыян күрүче барлык акчаларны билгесез кешеләргә күчерә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча («Мошенниклык») җинаять эше кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев