Түбән Камада яңа елның беренче тәүлегендә алты исерек йөртүчене тоткарлаганнар
Аларга карата административ беркетмәләр төзелде.
Түбән Камада 2026 елның беренче тәүлегендә ГАИ инспекторлары исерек хәлдә руль артына утырган алты машина йөртүчене ачыклаган. Аларга карата административ беркетмәләр төзелде.
Яңа ел каникуллары тәмамланганнан соң алар гамәлдәге законнар нигезендә карар кабул итү өчен судка җибәреләчәк, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.
Исерек килеш руль артына утырган һәм медицина таныклыгыннан баш тарткан өчен 45 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Хокук бозу кабатланган очракта — 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев