Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада ял көннәрендә машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр

Рейд исерек йөртүчеләр катнашында һәлакәтләрне кисәтү максатыннан үткәрелә.

Түбән Камада 14-16 март көннәрендә машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2025 елның узган ике аенда инспекторлар 115 исерек машина йөртүчене тоткарлаган, аларның унысы исерек хәлдә руль артына кабат утырган.

«Исерек йөртүчеләр катнашында һәлакәтләрне кисәтү, юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны булдырмау максатыннан җомга һәм ял көннәрендә шәһәр һәм район юлларында машина йөртүчеләрнең массакүләм тикшерүләре узачак», — дип билгеләп үттеләр ГАИда.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев