Түбән Камада ял көннәрендә 62 машина йөртүчегә штраф билгеләнгән
Түбән Камада узган ялларда һәм бәйрәм көннәрендә үткән рейдларга йомгак ясалды.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр җиде машина йөртүче исерек килеш руль артында тотылган, тугыз кеше балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган, һәм 29 кеше җәяүлеләргә юл бирмәгән.
Шулай ук 24 җәяүле машина йөрү өлешен тиешсез урында яки светофорның тыю сигналына чыккан.
«Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга уяулыкны югалтмаска, хокук бозуларга юл куймаска, җаваплы булырга чакыра», — дип билгеләп үттеләр дәүләт автоинсекциясендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев