Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада гыйнвар аенда зыян күрүчеләр белән 10 юл һәлакәте булган

Балигъ булмаганнар катнашында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясендә 2023 елның гыйнвар ае өчен юллардагы аварияләргә йомгак ясадылар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чорда зыян күрүчеләр белән ун юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 13 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Шулардан:

шоферлар гаебе белән сигез юл һәлакәте булган, аларда 11 кеше җәрәхәтләнгән;
җәяүлеләр гаебе белән ике юл-транспорт һәлакәте булган, аларда ике кеше зыян күргән.

Моннан тыш, балигъ булмаганнар катнашында бер юл-транспорт һәлакәте булган.

«Юлда бик игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез! Онытмагыз, юл куркынычсызлыгы безнең һәрберебезгә бәйле!»- дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев