Түбән Камада бер тәүлек эчендә юл һәлакәтендә бер кеше зыян күргән
Барлыгы кичә 10 авария булган.
Түбән Кама юлларында 2 февральдә 10 авария булган, аларда бер кеше имгәнгән.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, исерек килеш руль артына утырган 3 йөртүче тоткарланган, 2 йөртүченең машина йөртү таныклыгы булмаган. Моннан тыш, 12 йөртүчегә — тонировкалау кагыйдәләрен бозган өчен, 64 йөртүчегә иминлек каешларын эләктермәгән өчен штраф билгеләнгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев