Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан

Җәяүле балаларга кагылышлы вазгыять аеруча зур борчу тудыра.

Түбән Кама районында 2025 елның 10 аенда балалар катнашындагы аварияләр саны арткан.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу чорда 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар катнашында 44 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 47 бала зыян күргән. Узган елның шушы ук чорында 32 һәлакәттә 34 зыян күрүче булган.

Җәяүле балаларга кагылышлы вазгыять аеруча зур борчу тудыра. Мондый аварияләр саны икеләтә артты: узган ел 15 бала зыян күрсә, быел бу сан 30 кешегә җиткән. Шуңа бәйле рәвештә, ДАИ ата-аналарны балаларын машина юлында үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә активрак өйрәтергә чакыра.

Пассажир балалар арасында 8 зыян күрүче белән 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Җәрәхәтләрнең төп сәбәбе — балаларны тотып торучы җайланмаларның булмавы яки дөрес кулланылмавы.

Шулай ук яшь велосипедчылар белән аварияләр арткан — узган ел дүрт булса, быел 7 зыян күрүче. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина юлы аркылы чыкканда велосипед яки самокаттан төшәргә кирәк булуын искә төшерә.

Моннан тыш, мотоцикл һәм мопед йөртүче балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев