Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада автомобиль ике бала утырган самокатны бәрдергән

Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Түбән Камада электр самокаты катнашында авария килеп чыккан. Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте 3 сентябрьдә көндезге бишләр тирәсендә Химиклар проспектындагы 68нче йорт каршында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада-2114» автомобиленең 19 яшьлек йөртүчесе, самокатларыннан төшмичә юлны аркылы чыккан ике баланы бәрдергән. 

Һәлакәт нәтиҗәсендә самокатта булган 10 яшьлек пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Аны һәм электр самокаты рулендә булган 9 яшьлек йөртүчене ябык баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе, күкрәк читлеге җәрәхәте һәм тупас корсак җәрәхәте белән хастаханәгә озаталар.

Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Фото: Түбән Кама ЮХИДИ матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев