Түбән Камада автобусларны тикшерәчәкләр
Чара 24 августтан 3 сентябрьгә кадәр узачак.
24 августтан 3 сентябрьгә кадәр Түбән Камада ЮХИДИ «Автобус» оператив-профилактик чарасы үткәрәчәк.
Дәүләт автоинспекторлары пассажир транспортын күпләп тикшерәчәк, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.
ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирлар йөртүгә рөхсәтнең булуын, автобусларның техник торышын, пассажирлар һәм йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешларын куллануын тикшерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев