Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада «Автобус» операциясе нәтиҗәләре буенча 27 машина йөртүчегә штраф салынган

Түбән Камада 14-23 апрельдә узган «Автобус» операциясенә нәтиҗә ясадылар.

Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, чараның максаты: пассажир транспортында аварияләрне киметү, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм булдырмау.

Операция барышында 27 автобус йөртүчене административ җаваплылыкка тартканнар. Аларның дүртесе «Төзексезлекләр булганда транспорт чарасы белән идарә итү» маддәсе таләпләрен бозган, тагын икесе автобусны тахографсыз эксплуатацияләгән.

Моннан тыш, 9 вазифаи зат линиягә техник карау узмаган автобуслар чыгарган, йөртүчеләрнең рейс алды медицина тикшерүен үткәрмәгән һәм транспорт чараларының техник торышын контрольдә тотмаган өчен штрафлар алган. Шулай ук төзексезлекләре булган 2 автобус махсус стоянкага җибәрелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев