Түбән Камада җәяүлеләргә юл аркылы чыгу кагыйдәләрен искә төшерделәр
«Кышкы каникуллар» операциясе кысаларында Түбән Камада «Яңа елга — юл һәлакәтеннән башка» акциясе узды.
Анда 31 нче лицейның юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары, ата-аналар җәмәгатьчелеге, Әтиләр советы вәкилләре, муниципаль хезмәткәрләр һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашты.
Акцияне оештыручылар җәяүлеләрне тәүлекнең караңгы вакытында киемдәге яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга өндәде, шулай ук җәяүлеләр кичүе буенча юл аркылы чыгу кагыйдәләрен искә төшерде.
Машина йөртүчеләр белән автомобильдә куркынычсызлык каешларын һәм балаларны тотып тору җайланмаларын куллану кирәклеге турында сөйләштеләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев