Түбән Камада җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләре саны арткан
Шәһәрдә хәзер «Җәяүле» республика оператив-профилактик чарасы уза.
Ел башыннан Түбән Камада 20 җәяүле җитди җәрәхәтләр алган, шуларның 12се — 16 яшькә кадәрге балалар. Шәһәрдә хәзер «Җәяүле» республика оператив-профилактик чарасы уза.
ДАИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә өстенлекле хокук бирмәгән машина йөртүчеләрне, шулай ук тиешсез урында юл аша йөгереп чыгучы җәяүлеләрне туктата.
«Бу елның 5 аенда Түбән Кама районында җәяүлеләр катнашында 19 юл һәлакәте булган, анда 20 кеше җитди җәрәхәтләр алган, шуларның 12се — 16 яшькә кадәрге балалар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 5 фактка арткан, зыян күрүчеләр — 6 кешегә», — дип билгеләп үтте Түбән Кама районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Илдар Әхмәтҗанов.
Автоинспекторлар искә төшерә: юл аркылы чыга башлаганчы, якынлашып килүче транспортка кадәр араны, тизлекне, машинаның сезне үткәрү-үткәрмәвен бәяләгез. Машина йөртүче җәяүлене шунда ук күреп алыр һәм туктап калырга өлгерер дип уйлау, ким дигәндә, җавапсызлык.
Шулай ук велосипедчылар һәм самокатчылар белән юл-транспорт һәлакәтләре дә шактый. Бу ике тәгәрмәчле транспорт сөючеләр гадәттә юлны аркылы чыкканда велосипедтан төшмиләр һәм еш кына тәгәрмәч астына эләгәләр. Статистика буенча быел машина йөртүчеләр тарафыннан 900дән артык һәм җәяүлеләр тарафыннан 1250дән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Җәяүлене үткәрмәгән йөртүчегә штраф күләме 1,5 меңнән 2,5 мең сумга кадәр. Юлны тиешсез урында яки светофорның кызыл сигналына аркылы чыгучы җәяүле 500 сум түләячәк, ә велосипедыннан төшмичә юл аша чыгучыга 800 сум түләргә туры киләчәк.
&
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев