Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада «Җәяүле» операциясе игълан ителде

Профилактика чарасы 29 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрләре «Җәяүле» операциясен үткәрә. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте яза.

Профилактика чарасы 29 мартка кадәр дәвам итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә инспекторлар җәяүлеләргә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә:

юлны хәрәкәт итүче транспорт алдында йөгереп чыгу аеруча куркыныч, 
юл һәм җәяүлеләр кичүе аша йөгереп чыгарга ярамый,
ерактан күренә торган кием киергә һәм яктылык кайтаручы элементлар булдырырга.

ЮХИДИдә автомобильчеләр турында да онытмаганнар:

тизлек режимын дөрес сайлагыз һәм аны арттырмагыз, тормозга кискен басудан сакланыгыз;
алда хәрәкәт итүче транспортка кадәр куркынычсыз дистанцияне саклагыз;
җәмәгать транспорты тукталышларына һәм җәяүлеләр кичүенә якынлашканда хәрәкәт тизлеген алдан киметегез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев