Түбән Камада «Җәяүле» операциясе башланды
Чара 31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр узачак.
Түбән Кама халкына шәһәрдә «Җәяүле» операциясе башлануы турында хәбәр иттеләр.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара 31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр узачак.
Шуңа күрә инспекторлар җәяүлеләрнең исенә төшерә:
- бернинди очракта да юл аша йөгереп чыгарга кирәкми, хәтта җәяүлеләр кичүе аша да! Кичү буенча атлап кына чыгарга рөхсәт ителә;
- күренә торган кием һәм яктылык кайтаручы аксессуарлар — машина йөртүчеләр сезне күрсен өчен иң җиңел ысулларның берсе.
ЮХИДИ хезмәткәрләренең автомобильчеләр өчен дә киңәшләре бар:
- тизлек режимын дөрес сайларга һәм аннан арттырмаска, кисәк тормозга басудан сакланырга кирәк;
- алда хәрәкәт итүче транспортка кадәр куркынычсыз дистанцияне саклагыз;
- җәмәгать транспорты тукталышларына һәм җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, хәрәкәт тизлеген алдан ук киметергә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев