Түбән Камада 5 көн эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 60тан артык җәяүлегә штраф салынган
Түбән Кама дәүләт автоинспекторлары профилактик операция барышында биш көн эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 62 җәяүлене ачыклаган.
Бу хакта ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җәяүлеләргә карата РФ административ хокук бозулар кодексының 12.29 маддәсе буенча беркетмәләр төзелгән.
Җәяүлеләрне үткәрмәгән 20 машина йөртүче административ кодексның 12.8 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев