Түбән Камада 22 яшьлек хатын-кыз яңа туган сабыеның гәүдәсен фатир балконындагы тартмада яшереп тоткан
Сабый исән туганмы-юкмы икәне билгесез.
22 яшьлек хатын-кыз яңа туган сабыеның гәүдәсен фатир балконындагы тартмада яшереп тоткан.
Хатын май башында малай таба, бу вакытта өйдә беркем дә булмый. Берничә көннән соң үз-үзенә кул салырга тырышканда аны күреп алып, дәваханәгә озаталар, шул вакытта балкондагы баланы да табалар.
Сабый исән туганмы-юкмы икәне билгесез. Әлеге хатын-кызга карата «Әнисенең яңа туган баланы үтерүе» маддәсе буенча тикшерү башланды. Ханым хатын-кызлар консультациясенә йөклелек буенча исәпкә дә басмаган булган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев