Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада 22 декабрьдән «Кышкы каникуллар» профилактик операциясе старт алды

Ул 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Түбән Камада 22 декабрьдән «Кышкы каникуллар» профилактик операциясе старт алды. Чара дәүләт автоинспекциясе һәм мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылды һәм ул 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. 

Операция кысаларында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл куркынычсызлыгы буенча дәресләр, ата-аналар җыелышларында профилактик очрашулар уздыру, шулай ук укучылар өчен интерактив чаралар үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, «Яктырып күрен!», «Бала — төп пассажир» кебек рейдлар да оештырылачак. 

Чараның төп максаты — кышкы каникуллар чорында балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев