Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада 200 гә якын самокатчы һәм велосипедчы штрафка тартылган

Хокук бозучыларга карата беркетмә төзелә.

Түбән Камада СИМ (средство индивидуальной мобильности) йөртүчеләре һәм велосипедчылар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча рейдлар уза.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, электр самокатларын һәм велосипедларны куллану сезоны башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 191 очрагы ачыкланган.

Төп хокук бозулар:

  • транспорттан төшмичә машина юлын аркылы чыгу;
  • тротуарлар булганда машина юлы буйлап хәрәкәт итү;
  • СИМда бер кешедән артык йөрү.

Хокук бозучыларга карата «Велосипед белән идарә итүче затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы» маддәсе буенча административ материаллар төзелгән. Штраф күләме 800 сум.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев