Түбән Камада 10 көн эчендә каршы як полосага чыккан өчен 58 шофер тоткарланган
Бу кагыйдәне бозган өчен биш мең штраф яки алты айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Түбән Камада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Каршы як полоса» операциясенә нәтиҗә ясады.
10 көн эчендә хокук саклаучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм каршы як полосага чыккан 58 шоферны тоткарлаган.
Машина йөртүчеләргә бу кагыйдәне бозган өчен биш мең штраф яки алты айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный дип искәртәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев