Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада 1 сентябрь алдыннан мәктәп автобусларының торышын тикшерделәр

Район территориясендә барлыгы 12 шундый автобус бар.

Яңа уку елы алдыннан Түбән Камада мәктәп автобусларының техник торышын тикшерделәр.

Район территориясендә барлыгы 12 шундый автобус бар, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Техник хезмәт күрсәтү станциясендә узган тикшерү вакытында: 

  • руль идарәсе;
  • тормоз системасы;
  • тышкы яктылык приборлары, тахографлар һәм ишек ачык вакытта хәрәкәт блокаторлары төзеклегенә;
  • «тизлекне чикләү», «балалар» билгеләре һәм сары төстәге кисәтү билгесенә аерым игътибар бирелгән.

Шулай ук инспекторлар мәктәп автобуслары йөртүчеләренең юл хәрәкәте һәм балаларны йөртү кагыйдәләрендә каралган документларның булуын, шулай ук йөртүчеләрнең куелган таләпләргә туры килүен тикшергән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев