Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама шоферын тонировка өчен 8 тәүлеккә кулга алдылар

Ул инде икенче тапкыр тоткарлана.

Түбән Камада яшәүчене машина пыяласын тонировкалаган өчен сигез тәүлеккә кулга алдылар.

22 яшьлек KIA Rio йөртүчесе машинасының алгы пыялаларын тиешледән артык караңгылаткан өчен инде икенче тапкыр тоткарлана.

Икенче тапкыр тоткарлангач, полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен, аңа карата Административ хокук бозулар Кодексының 19.3 маддәсе буенча беркетмә төзелә.

Суд аңа карата административ кулга алу билгеләде, дип хәбәр итә Түбән Кама дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев