Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама рецидивисты кәеф-сафа корып утырганда инвалидны талаган

Җинаять эше кузгатылган.

Түбән Кама полицейскийлары «кайнар эзләр» буенча талауда шикләнелүчене тоткарлаган. Зыян күрүче сөйләгәнчә, кәеф-сафа корып утырганда җинаятьче аңа пычак белән яный һәм кесәсеннән 5 мең сум акчасын урлый.

Ир-атлар таныш булган — кайчандыр алар бер төзәтү колониясендә утырганнар. 34 яшьлек шикләнелүче элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгән, ул гаебен тулысынча таныган һәм акчаның спиртлы эчемлекләргә кирәк булуын аңлаткан.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Идарәсе тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 162 маддәсе («Талау») буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев