Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама районында тәүлек эчендә юлларда 25 авария булган

Түбән Кама районында 17 февральдә 25 юл һәлакәте булган, зыян күрүчеләр юк.

Район ДАИ матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, узган тәүлектә 11 машина йөртүчегә тонировка өчен штраф салынган, дүртесе балаларны автокреслосыз йөрткән, 2 машина йөртүче светофорның тыю сигналына барган өчен җаваплылыкка тартылган.

Моннан тыш, правасыз йөргән өчен, исерек хәлдә авто белән идарә иткән өчен һәм каршы як полосага чыккан өчен берәр хокук бозу теркәлгән. Тагын 54 йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев