Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама районында ел башыннан пошилар катнашында 12 юл-транспорт һәлакәте булган

Аварияләрдә ике кеше зыян күргән.

Ел башыннан Түбән Кама районында кыргый хайваннар (поши) катнашында 12 юл-транспорт һәлакәте булган, аварияләрдә ике кеше зыян күргән. Бу хакта Түбән Кама районы буенча ГАИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автоинспекторлар автомобильчеләрне урман яисә куе үсемлекләр янында хәрәкәт иткәндә аеруча игътибарлы булырга һәм юлның торышын, һава торышын һәм башка критерийларны исәпкә алып, тизлек режимын үтәргә чакыра.

Дәүләт автоинспекциясе искәрткәнчә, 1.27 «Кыргый хайваннар» юл билгесе — кисәтү билгесе булып тора һәм машина йөртүчене юлда кыргый хайваннар күренү ихтималы турында кисәтә. Машина йөртүче, мондый билгене күреп, тизлеген киметергә һәм машина юлына йөгереп чыккан кыргый хайванны урап узарга яки үткәреп җибәрергә әзер булырга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев