Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама районында 33 яшьлек хатын-кызның йорты янган

Зыян күрүчеләр юк.

Түбән Кама районында «Медик-2» бакчачылык ширкәте территориясендә 66 кв. метр мәйданлы йорт янып беткән. Янгын узган төндә 23 сәгать тирәсендә чыккан.

Янгын сүндерүчеләрне күрше ир-ат каршы ала һәм өйдә кешеләрнең булмавын әйтә. Бу вакытта ут йортны инде тулысынча камап алган була, түбәсе җимерелә.

Берникадәр вакыттан соң йортның 33 яшьлек хуҗабикәсе килеп җитә.

Башлангыч версия буенча янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан, дип хәбәр иттеләр күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә.

Моңа кадәр без фатирда чыккан янгында кеше һәлак булуы турында язган идек. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев