Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама районы юлларында 2024 ел башыннан 69 кеше зыян күргән

Иң авыр нәтиҗәләр кара-каршы бәрелүләргә туры килә.

Түбән Кама районында бүгенге көндә 53 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган һәм 69 кеше зыян күргән.

Районның Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аварияләрнең төп сәбәпләре: каршы як полосага чыгу, тизлекне арттыру, куркынычсызлык каешларын санга сукмау, арыган хәлдә яки исерек килеш автомобиль белән идарә итү.

Иң авыр нәтиҗәләр кара-каршы бәрелүләргә туры килә. Каршы як полосага чыгу сәбәпле, Түбән Кама районында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм 13 кеше зыян күргән.

«Алда барган машинаны узып китү — иң катлаулы һәм куркыныч маневр. Тыелган урыннарда узып китмәскә, ә инде рөхсәт ителгән урында юлның буш булып, маневрның куркыныч булмавына инанганнан соң гына, алда барган машинаны узып китәргә киңәш ителә», — дип искәртә инспекторлар.

Моннан тыш, җәйге сезон башлану белән юлларда велосипед һәм электросамокатлар саны артты. Мондый транспорт төрен сайлаган кешеләргә шуны истә тотарга кирәк: җәяүлеләр кичүе буенча юл аркылы чыкканда велосипедтан яки самокаттан төшәргә, аларны янәшә алып барырга кирәк. Шулай ук хәрәкәт итү чарасын төрле яктылык җайланмалары белән күренерлек итү мөһим.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев