Түбән Кама пенсионеры счетчигын алыштырырга вәгъдә иткән мошенникларга 35 мең сум акчасын биргән
Җинаять эше кузгатылган.
Түбән Кама пенсионерын мошенниклар счетчигын алыштыру сылтавы белән алдаганнар. Пенсионер хатын-кыз сөйләвенчә, аңа таныш булмаган кыз шалтыраткан һәм үзен «Энергосбыт»тан дип таныштырган.
Аферистлар күрсәтмәсе буенча түбәнкамалы телефонына мобиль кушымта урнаштырган. Соңыннан ачыкланганча, әлеге кушымта чынлыкта корбанның телефоны белән читтән торып идарә итү программасы булып чыккан. Аның аша җинаятьчеләр пенсионерканың банк счетына кереп, 35 мең сум акчаны урлаган.
Пенсионер хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. РФ Җинаять кодексының 159нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев