Түбән Кама пенсионеры мошенниклар белән элемтәгә кергән һәм 890 мең сум акчасын югалткан
Бер тәүлек эчендә Түбән Камада яшәүче өч пенсионер мошенниклар корбаны булган.
Зыян күрүчеләрнең берсе 890 мең сум акчасыннан мәхрүм калган. 64 яшьлек хатын-кыз билгесез кешегә ышана һәм акчаны «куркынычсыз счетка» күчерә.
Түбән Кама районының Кама Аланыннан тагын бер 78 яшьлек пенсионер инвестицияләр белән акча эшләргә теләгән һәм аферистларга 23 мең сум күчергән. Ә 59 яшьлек түбәнкамалы таныш булмаган кеше белән языша һәм 10 мең сум акчасын югалта.
Әлеге фактлар буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эшләре кузгатылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев